Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Мавыктыргыч интеллектуаль сәяхәт
2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
2015 елның 3-9 август аралыгында Татарстан Республикасының Актаныш районында II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумы узачак.
Форум Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый «Сәләт» фонды тарафыннан, югары сыйныф укучылары һәм көллият студентлары өчен тормышка ашырыла. Аның төп максатлары, идеясе һәм калган чаралардан аермасы хакында форумның башкарма директоры, «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәге җитәкчесе Анна Фельдман сөйләп үтте.
– Анна, форум белән таныштырып үт әле.
– «Агыйдел», беренче чиратта, уку-укыту һәм һөнәри юнәлеш бирү өчен бер дигән мәйданчык. Ул интеллектуаль иҗат һәм проект эшчәнлеге белән кызыксынучы яшьләрне үз тирәсенә туплар дип көтелә.
– Форумның программасы нинди форматка нигезләнгән?
– Форумның программасы үз эченә проект идарәсе буенча тренинглар курсын, Татарстан Республикасының әйдәп баручы компанияләреннән мастер-класслар, инглиз һәм татар телен тирәнтен өйрәнү, экологик тәрбия, спорт уеннарын ала. Уку-укыту программасы да төрле формада үтәчәк: гомумсессияләр дә булачак, кечкенә төркемнәрдә дә эшләячәкбез, эшлекле уеннар, тьюторлар белән аралашу да кергән монда. Иң мөһиме, программа күңелле һәм файдалы булачак!
– Тьютор-әйдаман гадәти әйдаманнан ни белән аерыла?
– Гадәти әйдаманнан аермалы буларак, тьютор-әйдаман сессияләр барышында бирелгән мәгълүматны балага тагын бер кат җиткерергә тиеш була. Аңламый калса, булышырга кирәксә, бала шунда ук тьютор-әйдаманга мөрәҗәгать итә. Шулай ук, гадәти әйдаман кебек үк, күңел ачу чараларына әзерли, спорт чараларында катнаша.
– Нинди тренерлар килүе көтелә?
– Быел без Европа Советы тренерлары белән хезмәттәшлек итәбез. Алар неформаль белем бирү, проект идарәсе, яшьләр белән эшләү өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия.
– Форум икенче тапкыр үткәрелә. Быел нинди яңалыклар көтелә?
– Форумның уку-укыту һәм мәдәни-күңел ачу программасы да үзгә булачак. Һөнәри юнәлеш бирү өлкәсе буенча Татарстан Республикасының югары уку йортлары катнашында ярминкә дә уздырылачак. Әлеге чара ярдәмендә Россиянең башка төбәкләреннән килгән катнашучылар да Татарстандагы белем бирү дәрәҗәсен билгели алачаклар.
– Ә синең өчен форум нәрсә ул?
– Минем өчен форум – мөмкинлек ул. Балаларга проектлар белән идарә итү дөньясын ачу, юнәлеш бирү, шәхси һәм һөнәри үсеш бирү, тәҗрибә туплау мөмкинлеге... Һәм, әлбәттә, күңелле сәяхәт тә әле! Тьютор-әйдаман булырга теләүчеләр агыйдел.рф сайтына кереп гариза тутыра алалар.
– Яшь буынга теләкләрең.
– Кызыксынучан һәм кызыклы булыгыз. Үзегезгә ышаныгыз, көчегезгә ышаныгыз, сәләтегезгә таяныгыз!
"Шәһри Казан" газетасы материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстанда 1 апрельдән беренче сыйныфларга гаризалар кабул итү башлана
Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдә старт ала.
Илсур Һадиуллин: «Мәгариф системасында 2026 ел -Мирза Мәхмүтов елы»
Казанда «Республикада методик эшне үстерүдә алдынгы проектлар технологияләре» методистларының II республика форумы уза, ул өч елга бер мәртәбә уздырыла.
1
апрель, 2026 ел
Ләйлә Фазлыева ТР Рәисе каршындагы рус теле комиссиясе утырышын үткәрде
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле комиссиясе утырышы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз