Әгерҗе бакчаларындагы рус телле тәрбиячеләр татарча бәйгедә ярышып, Казандагысына әзерләнә

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче рус телле тәрбиячеләр арасында “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим“ бәйгесе районда тәүге тапкыр уздырылса да, ул күпләрдә соклану хисләре генә уятты.

Конкурсантлар өчен атнага бер тапкыр дәресләр уздырыла. Аннан узган ел тәрбиячеләр, интернетта “Ана теле“ проектында катнашып, 9 баскычны уңышлы гына үттеләр.

Тәрбиячеләр бәйгедә “Визитка“, “Тәрҗемә ит“, “Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм“, “Ирекле микрофон“ бәйгеләрендә сынау уздылар. Иң күп баллны 9нчы балалар бакчасыннан Ирина Скоболева җыйды. Ул декабрьдә Казанда Әгерҗе районы данын яклап чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International