Республикада бездәге кадәр кәгазь калдыгы җыйган бер генә мәктәп тә юк. Берничә районның мәгариф җитәкчеләре безгә килеп әлеге эшне оештыру тәртибен өйрәнеп киткәннәр.
Узган уку елында мәктәпләргә макулатура акчасына дистәдән артык теннис өстәлләре сатып алынды. Быелгы керемнәр дә мәктәп томышы өчен бик ярап куяр.
Макулатуры җыюда Иске Әнҗерә (бер укучыга исәпләгәндә – 57 килограмм), Әхмәт (52 килограмм), Иске Чаллы (51 килограмм) мәктәпләре лидерлар. Ә менә уртача бер укучыга исәпләгәндә, елы буе 20 килограмм да макулатура тапшыра алмаганнарга тырыша төшәсе бар: Иске Матак, Юхмачы, Иске Тахтала мәктәпләре.