Татарстан студентлары Россиянең "Ел студенты-2015" премиясенә җиңү өчен көрәшәчәк

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

13-18 ноябрьдә Самарада «Россия студенческая» гомумроссия форумы һәм "Ел студенты-2015" Россия премиясе конкурсы уздырыла. Татарстан анда иң яхшы һәм талантлы студентларын алты номинациядә тәкъдим итә. Татарстан делегациясендә барлыгы - 22 кеше, алар Казан, Түбән Кама һәм Алабуганың 7 вузыннан.

Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий билгеләп үткәнчә, «Россия студенческая» форумында белем бирүнең формаль булмаган формаларын үстерү һәм кертү, студентларны контрольга җәлеп итү һәм бердәм дәүләт имтиханы мониторингы, вузларда белем бирү сыйфаты, волонтерлар үзәге үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Быел форумда Россиянең 70 төбәгеннән 1000 гә якын студент катнашачак.

Искәртеп үтик: «Россия студенческая» гомумроссия форумы беренче тапкыр 2014 елның ноябрендә Казанда уздырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International