Татарстан балалар йортларында тәрбияләнүчеләр Яңа ел бәйрәмнәрендә Мәскәүгә сәфәр кыла

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

3-8 гыйнварда Татарстан балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең укуда, иҗатта һәм спортта югары уңышка ирешкәннәре Россия башкаласына сәфәр кылачак.

Мәскәүнең Милли сәясәт, төбәкара элемтәләр һәм туризм департаменты Россия төбәкләре, шулай ук Донецк һәм Луганск Халык Республикалары балалары өчен кызыклы Яңа ел программасы оештыра. Мәскәү кунаклары планетарий, космонавтика музеена, Третьяков галереясына, “Москвариум” океанография һәм диңгез билогиясе музеена барачак. Аларга Коткаручы Христос храмы, “Олимпийский” спорт комлексында, Крокус Сити Холлда, шулай ук Дәүләт Кремль сараенда, Мәскәү Хөкүмәте бинасында уздырылачак бәйрәм тамашаларын карау мөмкинлеге булдырыла. Моннан тыш, Мәскәү һәм Мәскәү Кремле территориясе буйлап экскурсия дә каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International