Россия мәктәпләрендә сәламәтлекләре чикле булган балаларны укыту буенча белем бирү стандарты гамәлгә ашырыла башлый

2016 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа туган елның 1 гыйнварыннан Россия мәктәпләрендә сәламәтлекләре чикле булган балаларны укыту буенча белем бирү стандарты гамәлгә ашырыла башлый. Әлеге мәсьәләне эшче төркем карап тотачак, аның составына китап нәшер итүчеләр, белем бирү өлкәсендәге белгечләр, инвалидлар берләшмәләре вәкилләре керә, дип хәбәр итә Казан мэриясе РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Хәзерге вакытта федераль дәреслекләр исемлегендә сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен 80 ярдәмлек исәпләнә, шуның белән беррәттән 200 төрле әсбапка ихтыяҗ бар. Быел сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен барлык дәреслекләр дә алынырга тиеш – аларның саны барлык төбәкләрдә дә артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International