Атка атланып 2016 ел килде. Ә Саба аграр көллият студентлары елны күркәм уңышлары, күңелле чаралары белән каршы алды. Уку, спортта булган казанышларыннан тыш үзләрен кар-боздан да матурлык тудырырга сәләтле булуларын исбат иттеләр. Төнге утлар яктысында җанланып китәрдәй булып елмаючы ул кар сыннары арасына һәрдаим Саба халкы гына түгел, бу хозурлыкка сокланыр өчен тирә-юнннән халык бик күп килде. Студентлар матурлык тудыруга сәләтләрен төрле сыннар аша күрсәттеләр, топ байлыгыбыз Икмәккә мәдхия җырладылар. Иген игүнең поэма язу кебек үк дәрәҗәле эш икәнен аңламый торып, милләт чәчәк ата алмый икәнен безнең студентларыбыз кар сыннары аша халыкка җиткерәселәре килде.