14-17 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасының Лаеш районындагы “Идел” яшьләр үзәгендә беренче мәртәбә “Сәләт-Олимп” – фән олимпиадаларына әзерләү мәктәбе оештырыла.
Аның кысаларында 6-7нче сыйныф укучыларына математикадан, 7-9нчы сыйныфларга җәмгыять белеменнән һәм информатикадан дәресләр уздыру күздә тотыла. Мәктәптә катнашуга гаризалар 25 декабрьгә кадәр кабул ителгән. Проект җәмгысе 60 балага исәпләнгән.