"Зеленая планета" гомумроссия балалар экологик хәрәкәте “Яшьләр күзлегеннән яшел технологияләр” темасына Бөтенроссия конкурсы үткәрә. Анда урта гомуми белем бирү һәм профессиональ белем бирү уку йортлары укучылары, югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Материаллар тематикасы – яшел технологияләрне кулланып җитештерү, экологик мониторингта үз методларың, шулай ук сәнәгать предприятиеләренең рәсми затлары белән әңгәмәләр. Фотоматериаллар файдаланып язылган авторлык мәкәләләрен, видео яки слайд-фильмнарны 15 майга кадәр zelplaneta@mail.ru электрон почтасына җибәрергә була.
Конкурсның беренче этабы “Экологик мониторинг күзлеге аша яшел технологияләр”, “Яшел технологияләр турында басма һәм видеомәгълүматлар” номинацияләре буенча үткәрелә. Конкурсны оештыручылар хәбәр иткәнчә, жюри октябрь ахырында Мәскәүдә икенче этапта катнашучылар составы турында карар кабул итәчәк. Икенче этапта катнашучылар үз эшләрен якларга, сорауларга җавап бирергә һәм фикер алышуда катнашырга тиеш була.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат http://greenplaneta.ru сайтында бирелгән.