Казанда Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ каршында инженерлык лицее ачылды

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 11 нче гыйнварда, Казанның 121 нче лицей базасында (178 нче мәгариф үзәге) А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты (КАИ) каршында инженерлык лицее ачылды.

Шул уңайдан уздырылган тантанада сәламләү сүзе белән лицей директоры Венера Хәйретдинова чыгыш ясаган. Ул билгеләп узганча, инженерлык лицее ул – яңа проектлар, киләчәккә яңа юл. В. Хәйретдинова лицей ачылуда катнашкан затларга рәхмәтен җиткергән.

Яңа белем бирү учреждениесен булдыруга саллы өлеш керткәне өчен, Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты адресына да рәхмәт сүзләре әйтелгән. Тантаналы көндә укучыларны, педагогларны, ата-аналарны котларга Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Казан каласы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты ректоры Альберт Гыйльметдинов котлаган.

“Кешелек дөньясы XXI гасырга аяк баскач, бик кирәкле һөнәрләр арасында инженер профессиясенә аеруча ихтыяҗ артачагы аңлашылды. Шуңа күрә сезнең күбегез гомерен ил үсеше өчен бик әһәмиятле һөнәргә багышлаячак. Әмма моның өчен бик яхшы белгеч булырга кирәк. Моңа ирешүгә укытучыларыгыз, шушы искиткеч инфраструктурасы булган мәктәп, һәм, әлбәттә, яхшы дустыгыз – Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты – КАИ ярдәм итәчәк”, - дип мөрәҗәгать итте Альберт Гыйльметдинов.

Вузның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, инженерлык лицеенда 5-9 нчы сыйныф укучылары белем алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International