Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә ректор сайланды. Коллектив конференциясендә, яшерен тавыш бирү белән, ул бертавыштан сәяси фәннәр докторы, доцент Йосып Якупов ректор вазифасына яңадан сайланды.
Вузның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ректор вазифасына альтернатив кандидат - спорт факультеты деканы Роберт Бикмөхәммәтов, конференция үткәргән вакытта, Йосып Якупов файдасына үз кандидатурасын төшергән, моны академия үсешендә курс үзгәртүгә ихтыяҗ булмау белән аңлаткан.
Йсып Якупов беренче тапкыр академия ректоры итеп 5 ел элек, 2010 елда, сайланган иде.
Бүген Идел буе академиясендә 2 меңнән артык студент белем ала, аларның 6 проценты Россия җыелма командалары әгъзасы санала.