“Студентлар десанты” Бөтенроссия акциясенең республика этабына йомгак ясалды

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, Бөтенроссия студентлар көнендә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарихы музеенда “Студентлар десанты” Бөтенроссия конкурсының республика этабына йомгак ясалды. Акциядә аеруча актив катнашканнарга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлеге министрлыкның шәхси состав белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Эдуард Усманов студентларны сәламләп, Татьяна көне белән тәбрикләде, аларга, полицейскийлар эше белән теләп танышканнары өчен, рәхмәт белдерде. Ул билгеләп узганча, әлеге акция барлык катнашучылар – студентлар өчен дә, хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен дә файдалы булды.

Шуны билгеләп узыйк: быел 20-24 гыйнварда уздырылган “Студентлар десанты” акциясендә республиканың 30лап уку йортыннан 3 меңләп студент катнашкан. Бу вакыт эчендә яшьләр полициянең участок вәкаләтлеләре, дежур часть, патруль-пост хезмәткәрләре, ТР буенча ЭЭМның махсус подразделениеләре эшчәнлеге үзенчәлекләре белән якыннан танышкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International