Кичә Зәйнең 4нче мәктәбендә “Кадрлар резервы” республика проектында катнашучы актив студентлар тарафыннан ТАССР оешуга 95 ел тулуга багышланган интерактив рәвештә тарихи белемнәрне ныгыту чарасы оештырылды. Анда мәктәпнең X сыйныф укучылары санаулы минутлар эчендә Татарстанны танып белү символикаларын әйттеләр, билгеле шәхесләребез хакында ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, укучыларның үз фикерләрен кыю яклый белүләре дә игътибарга алынды. 4 командага бүленеп эшләгән яшьләр үзара ярышып та белемнәрен сынады.
Мондый дәресләрне оештыру инициативасы белән чыккан “Кадрлар резервы” республика проектында катнашучы әлеге студентларның шушы мәктәптә белем алган элеккеге укучылар булуы да куанычлы. Алар - Айгөл Вәлиева, Саодат Сәфәрова, Екатерина Ендальцева.
Айгөл Вәлиева: "Без “Татарстанның иҗади яшьләр академиясе” тарафыннан тормышка ашырыла торган “Кадрлар резервы” проектында бик теләп катнашабыз. Әлеге проектта актив булуыбыз нәтиҗәсендә, үзебездә оештыручанлык, лидерлык сәләтенең үсә баруын тоябыз. Менә шушындый дәресләр үткәреп югары сыйныф укучылары арасыннан актив яшьләрне үз рәтебезгә күбрәк тартырга тырышабыз", - ди. Аның сзләренчә, әлеге проект республикада 2009 елдан гамәлдә. Шушы 6 ел вакыт эчендә 1600 яшь кеше махсус укулар үтеп, 40 проект гамәлгә ашырылды, 1500ләп социаль акцияләр үткәрелде. Иң мөһиме, “Кадрлар резервы”ндагы 50 кеше дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына эшкә чакырылды, 60лабы эре предприятиеләргә урнашты, 100дән артык яшь кеше төрле иҗтимагый оешмаларны җитәкли, 60тан артыгы илнең мәгариф системасында хезмәт куя.