Казанда “Ел укытучысы” конкурсының район этабы үткәрелә

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Казанда “Ел укытучысы-2016” конкурсының район этабы үткәрелә. Район этабында җиңү яулаган укытучылар катнашачак шәһәр этабы Татарстан башкаласында 5 февральдә старт ала һәм 18 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу елда конкурс берничә төрле номинация буенча үткәрелә.

Конкурсның гомумшәһәр этабында катнашучылар 5 елдан да кимрәк булмаган стажга ия булырга тиеш, яшькә кагылышлы чикләүләр юк.

Конкурсның приказы, үткәрү графигы һәм номинацияләр буенча нигезләмәләрне түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International