Февраль аеннан Сызраньда А. Гайдар исемендәге китапханә (Совет урамы, 71 нче йорт) базасында татар теле дәресләре бирелә башлачак. Ул Сызрань татарлары милли-мәдәни автономия советы тарафыннан оештырыла.
Дәресләргә йөриячәк укучыларның яше чикләнмәгән. Татар телен ни дәрәҗәдә белүләренә карап, аларны төркемнәргә бүләчәкләр. Әлегә дәресләр атнага ике тапкыр уздырылыр дип планлаштырыла.