Нурлат балалар бакчасында “Мин бит татар баласы” дигән чара үтте

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Нурлат каласының “Чыршыкай” балалар бакчасында “Мин бит татар баласы” дигән темага зур конкурс үткәрелде.

Конкурста бакчаның әзерлек төркемнәренә йөрүче барлык татар балалары катнашты. Рус телле балалар бу бәйрәмгә кунак буларак чакырылган иде.

Балалар үз ана телләрендә матур итеп шигырләр сөйләделәр, җырладылар, тапкырлыкта, зирәклектә осталыкларын күрсәттеләр. Туган илебез турында белемнәрен сынадылар. Балаларыбыз милли гореф-гадәтләр, милли киемнәр, ризыклар турында да хәбәрдар булуын чагылдырды. Бакча балалары гына булуларына карамастан, күбесе әби-бабайлары өйрәткән догаларны да укып күрсәтүләре белән дә күңелләрне яулап алды. Конкурста җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны грамоталар, рәхмәт хатлары әзерләнгән иде. Балаларга шундый әйбәт тәрбия биргән өчен әти-әниләренә, төркем тәрбиячеләренә ихлас күңелдән рәхмәт җиткерәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International