Дәүләт флаглары республиканың барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә көндә эленеп торырга тиеш

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

ТРның гомуми белем бирү учреждениеләрендә Россия һәм Татарстан флаглары көн саен эленеп торырга тиешлегенә кагылган закон проекты ТР парламентының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды.

Моның өчен ТРның 1999 елның 14 июленнән гамәлдә булган “Татарстан символлары турында”гы 2284 нче номерлы законына үзгәрешләр кертү таләп ителә.

Әлеге тәкъдим белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов чыгыш ясады. “Татарстан һәм Россия флаглары, нинди милек формасы булуга да карамастан, гомуми белем бирү учреждениеләрендә көн саен эленеп тору — балаларда гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдә ярдәм итәчәк”, - диде ул һәм Коми, Дагстан республикаларында, Архангельск, Ростов, Сахалин, Ульяновск өлкәләрендә һәм Россия Федерациясенең башка  субъектларында бу эшнең гамәлдә булуын ассызыклады.

Депутатлар әлеге закон проектын хуплады һәм мәктәп балалары аларны белергә тиешлеген билгеләп үтелде.

Закон проекты федераль законга каршы килми, шуңа да комитеттагылар аны киләсе сессиядә ТР дәүләт Советы депутатлары каралышына тәкъдим итәргә дигән карарга килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International