Татарстан Президенты: "Республикабызның киләчәге бүгенге студентларга бәйле"

2016 елның 24 гыйнвары, якшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Махсус дәүләт стипендиясе стипендиатлары, федераль округ яшьләр форумнарында катнашучылар, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Очрашу Лаеш районында урнашкан "Идел" яшьләр үзәгендә булды.

Җыелучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларны Россия студентлары көне - Татьяна көне белән котлады. Ул билгеләп узганча, бүген бу залда үзләренең акыллылыгы, сәләте, иҗади һәм фәнни тырышлыгы белән лидер исемен яулаган яшьләр җыелган. "Безнең тирәдәге дөнья бик тиз үзгәрә: күп кенә һөнәрләр юкка чыга, бөтенләй икенче белгечлекләр пәйда була. Бүген без дөрес юнәлештә хәрәкәт итәбез, әмма каядыр калышабыз да. Биредә безгә яшьләргә,  сезгәтаянырга кирәк. Һәркемнең үзенең көндәшлеккә сәләтле өстенле кләре бар һәм безнең бурыч - әлеге сәләтне ачу", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, бүген республикада тормышка ашырыла торган күп кенә проектлар яшьләр, аерым алганда, студентлар белән тыгыз бәйләнгән. Шул ук вакытта белем бирү системасы үзгәртүне таләп итә, дип саный Татарстан Президенты. Бигрәк тә бу югары мәктәпкә кагыла.

"Безнең университетлар фәнни һәм социаль тормышка җитәрлек берләшмәгән. Чит илләрдә барлык тикшерү үзәкләре дә нәкъ менә вузларда тупланган. Шуңа безгә бу юнәлештә күп эшләргә кирәк", - диде ул. Бүгенге көн шартларында тупланган тизлекне саклап калу һәм көчәйтү, шул рәвешле лидерлар санына эләгү зарур, дип тә өстәде Татарстан лидеры.

"Сез иң яхшы традицияләрне, үзегездән алдан килүчеләрнең бай тәҗрибәсен сеңдерергә тиеш. Телләр өйрәнегез, тәҗрибә туплагыз. Безнең уртак бурыч - Татарстан алга таба да үсеш кичергән көндәшлеккә сәләтле төбәк булып калсын өчен кулдан килгәннең барын да эшләү", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аннары ул стипендиатлар һәм форумда катнашучылар арасында булган өч Татьянаны исем көннәре белән котлады. 

Алга таба яшьләр оешмалары вәкилләре һәм махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары үзләренең казаныпрезентациясе һәм тәкъдимнәре белән чыгыш ясады. Әйтик, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Бөтенроссия сәләтле яшьләр корылтаен үткәрү фикерен хуплады һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновка тиешле йөкләмәләр бирелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International