РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы чит илдә белем эстәү өчен Бөтенроссия ачык конкурсы уздыра

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 2016/2017 уку елында чит илдә белем эстәү өчен РФ Президенты стипендиясе алуга Бөтенроссия ачык конкурсы уздыра. Конкурс бакалавриат, специалитет, магистратура һәм аспирантурада фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча көндезге бүлектә федераль бюджет хисабына укучылар арасында 23 мартка кадәр үткәрелә.

Стипендиянең максималь суммасы - 24 мең АКШ доллары, шуңа уку чыгымнары, виза рәсмиләштерү, юл, яшәү, страховка чыгымнары керә. Уку вакыты исә 1 елдан артмаска тиеш, диелә ТР Фәннәр академиясе хәбәрендә федераль министрлыкка сылтама белән. Бу хакта биредә тулырак мәгълүмат бирелгән: http://www.gzgu.ru/doc/in-student/2015/st_p.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International