Казан мәктәпләрендә балаларны 1-нче сыйныфка кабул итү буенча гаризалар ала башладылар

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Бүгеннән Казанда әти-әниләрдән балаларны 1-нче сыйныфка кабул итүне сорап язган гаризалар кабул ителә башлады. Җирлектәге мәктәпкә беркетелгән микрорайонда яшәүчеләр өчен әлеге уку йортына язылу 30-нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Калганнарга 1-нче июльдән 5-нче сентябрьгә кадәр вакыт билгеләнгән. 1-нче сентябрьдә Казан мәктәпләрендә 14 меңнән артык бала беренче тапкыр мәктәп өстәле артына утырачак дип көтелә. Бу турыда шәһәр Мэриясендә үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин җиткерде.

Яңа уку елына әзерлек кысаларында район башлыклары кайсы мәктәпнең кайсы микрорайонга беркетелүе турында карарлар кабул иткәннәр. Әти-әниләр документлар белән мәктәпләрнең, район администрацияләре һәм Мәгариф идарәсе сайтларында таныша алалар.

Баланы 1-нче сыйныфка кабул итү өчен традицион рәвештә әти-әниләрдән гариза, туу турындагы таныклык күчермәсе (кабул ителгән очракта төп нөсхәсе), яшәү урыны буенча теркәлү турындагы таныклыкның күчермәләре таләп ителә. Документларны электрон вариантта тапшырырга яки мәктәпкә алып килеп бирергә мөмкин.

Илсур Һадиуллин сүзләре буенча, булачак беренче сыйныф укучылары өчен Казанда инде әзерлек курслары үткәрелә башлаган. “Беренче сыйныфка баручы балалар өчен бушлай нигездә адаптация курслары апрель-май айларында үткәреләчәк. Хәзер барлык мәктәпләрдә, шул исәптән балалар бакчалары базасында әзерлек дәресләре үткәрелә. Әлеге дәресләргә йөрү бала мәктәпкә автомат рәвештә кабул ителә дигән сүз түгел. Мәктәпкә әзерлек – ул бер чара булса, кабул итү исә – бөтенләй башка гамәл. Килеп чыккан мәсьәләләр буенча әти-әниләр бәхәс комиссиясенә мөрәҗәгать итә алалар. Кабул итү чарасы Мәгариф идарәсенең район бүлекчәләрендә сишәмбе көнне сәгать 16.00 алып сәгать 18.00 кадәр оештырылачак. Сорауларны урында хәл итү мәслихәт. Мәктәп җитәкчеләре аңлату эшләре алып барачак”, - диде идарә башлыгы.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә тест, имтихан мәсьәләләре буенча борчылырга урын юк – беренче сыйныф укучылары белән мондый төр процедуралар үткәрү тыела.

Киләсе уку елының сентябрь аенда Казан мәктәпләрендә 14 меңнән артык бала беренче тапкыр мәктәп өстәле артына утырачак дип көтелә. “2015-2016 уку елында Казанда 109 мең 748 бала исәпләнә. Безнең фаразлар буенча, алдагы өч елда мәктәп укучылары саны 16 меңгә җитәчәк. 2018-2019 уку елында Казан мәктәпләрендә 126 мең укучы белем алачак”, - диде Мәгариф идарәсе җитәкчесе.

Шулай ук Илсур Һадиуллин шәһәрдә яңа мәктәпләр төзелү турындагы планнары белән дә уртаклашты. Шулай итеп, алдагы елларда Татарстан башкаласында “юл картасы” буенча 7 гомуми белем бирү учреждениесе барлыкка киләчәк. 2016 елда 2-нче Азино урамында мәктәп төзелә башларга тиеш. Алга таба мәктәпләр Мамадыш трактындагы “Весна” торак комплексында һәм “Салават күпере” микрорайонында “калкып чыгачак”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International