Сәнгать белгече, архитектор, тарих фәннәре кандидаты (1966), сәнгать фәннәре докторы (1984) булып танылган Фуад Хәсән (Хөсәен) улы Вәлиевнең (1921-1984) тууына – 95 ел.
Мәскәүдә туган. Киев төзелеш инженерлары институтын тәмамлаган (1974). Н.И.Воробьев, Н.Ф.Калинин һәм А.П.Смирнов шәкерте булуын билгеләп үтик. 1947-57 елларда «Татгипронефтьпроект» институтының архитектура-төзелеш бүлеге, 1957-59 да ТАССР Министрлар Советы каршындагы Махсус фәнни-реставрация остаханәсенең фәнни бүлеге җитәкчесе булган. 1959-69да СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләгән. 1971-81дә Мари политехника институтында укыткан (Йошкар-Ола шәһәре). 1981дән ТАССРның Көнкүреш хезмәте министрлыгында баш рәссам, 1982-84тә ТАССР Җирле сәнәгать министрлыгында киңәшче сыйфатында хезмәт куйган.
Фуад Хәсән (Хөсәен) улы Вәлиев татар сәнгать белеменә нигез салучыларның берсе; татар халкының бизәлеш сәнгатен, Казан татарларының авыл йортлары архитектура-сәнгать бизәлешен, Урта Идел буйларының борынгы чорлары, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы сәнгатен өйрәнә. Татарстан авылларына һәм татарлар тупланып яшәгән төбәкләргә (Әстерхан өлкәсе, Касыйм шәһәре һ.б.) экспедицияләр оештыра. Һөнәри-сәнгать мәдәниятенең фәнни типологиясен төзи; татар халык сәнгатенең туку, чигү, каюлы күн, зәркәнчелек сәнгате, агачка һәм ташка уеп бизәк төшерү кебек традицион төрләренең тарихи тамырларын һәм үсешен өйрәнә; татар сәнгатенең Болгар һәм Алтын Урда сәнгатьләре белән дәвамчан бәйләнешен дәлилли. Болгар сәнгатендә Салтау-маяк культурасы элементлары булуын ачыклый, Болгар «җәнлек стиле»нә фәнни билгеләмә бирә. «Казан бүреге»нең һәм шулай ук Казан ханлыгы дәверенең башка сәнгать эшләнмәләренең эшләнү вакытын һәм урынын ачыклый.
Болгар тарих-архитектура саклаулыгындагы кайбер биналарның реставрацияләү һәм реконструкцияләү проектларын эшләүдә катнаша. Вәлиев - Казандагы Горький исемендәге ял һәм мәдәният паркы үзәк мәйданындагы Г.Тукай бюсты архитекторы (сынчысы - И.А.Новосёлов).
Вәлиев - 1970 елларда Казан халык һөнәрләре комбинатында, Казан нәфис эшләнмәләр фабрикасында, шәһәр тибындагы Шәмәрдән бистәсенең зәркән остаханәсендә сувенирлар һәм халык сәнгате эшләнмәләре җитештерүне оештыручыларның берсе. Республикада музейлар эшен үстерүгә зур өлеш кертә. Экспедицияләр вакытында ул җыйган материаллар ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда татар гамәли-бизәлеш сәнгате коллекцияләренең нигезе булып тора. Аның реконструкцияләре һәм эскизлары белән Казан арты авылларында (Әтнә, Олы Мәңгәр һ.б.) агачтан салынган йорт үрнәкләренең макетлары («Казан» милли-мәдәният үзәге экспозициясендә, «Иске Казан» музей-саклаулыгында урнаштырылган), Идел буе Болгар дәүләтенең һәм Казан ханлыгының керәч сәнгате үрнәкләре (башкаручы - Б.А. Шубин), зәркән эшләнмәләре (Р. Әлмәнов, Л. Хисамиева һ.б.), агач сувенирлар (уеп язу һәм бизәү), металл эшләнмәләр һ.б.лар иҗат ителә.
Ф.Вәлиев Казан телестудиясе төшергән "Солнце над Волгой" (1967), "Великий Булгар"(1968), «След в сердце» (1980) документаль фильмнары документаль фильмнарның консультанты була.
Татарның мәшһүр галиме 1984 елда фани дөньядан китеп барды. Казанда җирләнгән.
Фәнни хезмәтләре:
Народное изобразительное искусство // Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967; Орнамент казанских татар. Казань, 1969;
Искусство Татарской АССР // Искусство стран и народов мира: Краткая художественная энциклопедия. М., 1971. Т. 3;
Архитектурно-декоративное искусство казанских татар (сельское жилище). Йошкар-Ола, 1975;
Древнее и средневековое искусство Среднего Поволжья. Йошкар-Ола, 1975;
Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984;
Древнее искусство Татарстана. Казань, 2002 (автордаш);
Татарский народный орнамент. Казань, 2004.
“Татар энциклопедиясе”ннән алынды.