Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яшь геологлары олимпиадасын ачуда: Бүгенге геологларга алмашка килерлек яңа кадрлар тәрбияләү мөһим

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан яшь геологларының III Республика ачык басу  олимпиадасын ачу тантанасында катнашты.

Чара Әлмәт мунициципаль районының балаларны савыктыру лагеренда узды.   

Тантанада шулай ук Россия Табигать байлыклары һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Евгений Киселев, Россия Энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министры Фәрит Габделганиев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов,  Татарстан Республикасы Президентының нефть тармагы мәсьәләләре буенча консультанты Ренат Мөслимов, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов һәм башкалар катнашты. 

Искәртәбез, яшь геологлар олимпиадасы 11 юльдән алып 17 июльгә кадәр сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, геология фәнен пропагандалау максатларында гамәлгә ашырыла.   

2016 елгы конкурста Татарстанның төрле районнарыннан, Кырымның Бахчисарай районыннан,  Казахстанның Усть-Каменогорск шәһәреннән 34 команда – барлыгы 288 укучы катнаша.

Олипмиадада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, нефть – республика үсешенең нигезе, һәм бүгенге геологларга алмашка килерлек яңа кадрлар тәрбияләү мөһим.

Аннары тантанада Россия Табигать байлыклары һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Евгений Киселев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов чыгыш ясадылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International