Яшел Үзәндә Республика яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясенең киңәтелгән утырышы узды

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы җитәкчесе үзенең чыгышында: “Бүгенге көнгә Республиканың 41,5% халкы спорт белән шөгельләнә, 2020 елга әлеге сан 45% күтәрелергә тиеш,” - диде. В. Леонов билгеләп үткәнчә: “ГТО комплексын әлеге процессның катализаторы буларак карыйбыз. Шулай ук исегезгә төшерәм, ГТО - 2016-2020 елларга исәпләнгән Федераль программасының өстенлекле максатларының берсе.”

ГТО комплексын керткәннән 3 ел дәверендә республикада күп эшләр башкарылды – норматив базаны эшләүдән һәм пропагандадан алып, муниципаль берәмлекләре тест үзәгләрен кирәкле инвентарь һәм җиһазлар белән тәэмин итүгә кадәр. 1000 артык чаралар уздырылды. “Хезмәткә һәм оборонага әзер” региональ иҗтимагый оешмасы оештырылды һәм актив эшләп килә.

Коллегия утырышы ахырында республика мәктәп укучылары алтын билгеләр белән бүләкләнделәр:

Вавилова Д.А. – СОШ Казан шәһәре Авия төзелеш районы №77 урта гомум белем бирү мәктәбе;

Галиуллин К.Н. – Казан шәһәре Идел буе районы №83 Лицее;

Камалтдинова А.М. – Нурлат муниципаль районы №3 урта гомум белем бирү мәктәбе;

Бураев Д.В. – Нурлат муниципаль районы Якушкинская урта гомум белем бирү мәктәбе;

Муллахмәтов Р.И. – Теләче муниципаль районы Узяк урта гомум белем бирү мәктәбе;

Гәляветдинов Р.Р., Касимова А.Ф., Мингазова Д.Т – Теләче муниципаль районы Олы Нырсы урта гомум белем бирү мәктәбе;

Хамидуллина Ю.С. – Яшел Үзән муниципаль районын Васильево №2 урта гомум белем бирү мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International