26 апрель көнне Габдулла Тукай туган авылында «ТатАрча кичләре» проекты кысаларында “Акыл-баттыл” интелектуаль уен узды. Уенда Наласа, Кушлавыч, Урта-аты авыллары мәктәпләре катнашты. Укучылар уен башлануга кадәр Тукай музей-утравын карадылар, үзләренең белемнәрен ныгыттылар. 4 команда 4 тур узды. Уен нәтиҗәсендә барлык катнашучылар да Арча районы мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге әзерләгән грамота һәм бүләкләр алды.