Быел рәсем, сочинение, эссе, мәгълүмати роликлар, мәктәп проектлары Республика бәйгесендә 563 1-11 сыйныф укучылары катнашкан, 40 укытучы үзләренең парламент дәресләре методик эшләнмәләрен тәкъдир иттеләр.
Барлыгы 39 укучы төрле номинацияләрдә диплом белән бүләкләнде.
“Татарстан Дәүләт Советы, мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә 9 ел элек башланган парламент дәресе үткәрү традициясе бүгенге көндә дә яши һәм үсеш ала” – дип билгеләп үтте үзенең сәламлау сүзендә Фәрид Мөхәммәтшин. Парламент җитәкчесе икенче елга парламент дәресләре үткәрүгә 10 ел булуын искә төшерде. “Без беренче сыйныф балаларына әлеге дәресне кертү кирәклегеннән шикләнгән идек, алар бит бик кечкенә. Ләкин сез, 21 гасын балалары, инде кулыгызга компьютер тотып туасыз – дип шаярып әйтте Фәрид Мөхәммәтшин. – Мәктәп дисциплиналарын инде яхшы беләсез һәм күп кенә темаларга олылар кебек фикерлисез!”