Фойеда район мәктәпләре укучыларының иҗади һәм фәнни эшләре күргәзмәсе оештырылды. Чарада катнашучы Чистай муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хаматов, социаль мәсьәләләр буенча Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Задворнова, мәгариф буенча Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе җитәкчесе Госман Нәбиуллин, КНИТУ-КАИ Чистай филиалы җитәкчесе Алексей Чехонадских, КИУ (ИЭУП) Чистай филиалы директоры Ольга Добронравова “Интеллект. Иҗат. Уңыш.” Олимпиадасында катнашучыларга дипломнар һәм район җитәкчесе Дмитрий Иванов премияләрен тапшырдылар.
Әлеге вакыйганы укучылар, укытучылар, ата-аналар түземсезлек белән көткәннәр. Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль, республика, регион этапларын үтүгә күп көч куелган.