Укыту-методик эше буенча мәгариф идарәсе (бүлеге) җитәкчеләр урынбасарлары өчен семинар узды

2017 елның 29 апреле, шимбә

2017 елның 28 апрелендә Укыту-методик эше буенча мәгариф идарәсе (бүлеге) җитәкчеләр урынбасарлары өчен “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруны методик алып бару муниципаль моделе” темасына  семинар узды. Семинар эшендә ТР Мамадыш муниципаль районы башкарма идарәсе җитәкчесе И.Э.Фәттәхов, мәгариф һәм фән министрлыгы гомум белем бирү идарәсе бүлеге җитәкчесе Т.Т.Федорова, муниципаль методик хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Кунакларга “Дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлеге интеграциясе” Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру методикалары күргәзмәсе тәкъдир ителде, аерым медодик мәйданчыкларында мастер-класслар оештырылды, муниципаль берәмлекләре проектларын тормышка ашыру тәҗрибәсе күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International