“Призедент ярышлары”нда яшь спортчылар исемнәре ачыкланды

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районы “Шинник” спорт комплексы, 32 гимназия, 31 мәктәп базасында “Президент ярышлары” мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия спорт ярышлары республика этабының финалы узды.

Ярышларда 10 шәһәр һәм 12 район (Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Әлки, Арча, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Түбән Кама, Лениногорск, Мамадыш, Мөслем, Саба, Теләче, Чирмешән, Чистай, Ютазы) командалары катнашты.

Ярышларның ачылу һәм ябылу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министрлыгы балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Ж.В.Соркина, Түбән Кама районы башкарма комитеты мәгариф белән идарә итү җитәкчесе В.Н.Матюшин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International