Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр туризмы инструкторларын әзерләү мәктәбе эшли башлады

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Яшел Үзән районында балалар һәм яшүсмерләр туризмы инструкторларын әзерләү буенча республика өйрәтү семинары узды. Семинарда 37 тыңлаучы катнашты.

Семинарда катнашучылар эшчәнлекнең нормалы-хокукый аспектлары буенча теоретик һәм практик әзерлек узды, туристик эшчәнлекне оештырганда куркынычсызлык техникасы нигезләрен өйрәнде. Мамадыш районы ТР эчке эшләр министрлыгы каршында эзләү-коткару хезмәте хезмәткәрләре практик тәҗрибәләре белән бүлеште һәм беренче ярдәм күрсәтү сораулары буенча дәресләр уздырдылар.

Семинар нәтиҗәсендә барлык катнашучылар йомгаклау аттестациясен узды, теория һәм практика имтиханнарын уңышлы бирделәр.

Ел дәвамында дистанцион укулар, өйрәтү семинарлары, мәктәп укучылары арасында 1 категория авырлыгында аттестация уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International