1-30 апрельләрдә узган зона этапларында Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Буадан, Чистайдан, Әлмәттән, Азнакайдан, Кукмарадан, Республика муниципаль районнарыннан 3500 күбрәк укучы катнашты. Бәйгенең финал этабына укучылар, республика гомум белем бирү оешмалары коллективлары, фестивальнең зона этабының I дәрәҗәдәге лауреатлар һәм җиңүчеләр чакырылды. Шул исәптә, Татарстан Республикасының 42 муниципаль районының һәр яшь группасында 6 номинация (“Хореография”, “Халык вокалы”, “Халык ансамбле”, “Инструментлар ансамбле”, “Нәфис укылыш”, “Мода театры”) буенча 1 урын алган 800 гомум белем бирү оешмаларының иҗади коллективлары.