Күп сораулар булу очраклы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә: Россия Федерациясе эш кодексы 112 мәддәсе буенча – Җиңү көне – эшләми торган бәйрәм көне.
2016 елның 4 августыннан Россия Федерациясе “2017 ел бәйрәм көннәрен күчерү турында” №756 күрсәтмәсе нигезендә 7 гыйнвар - ял көне 8 майга күчерелде.
Шул исәптән, 2017 елны атнасына 5 көн эшләүчеләр 6,7,8, һәм 9 май көнне ял итәчәк.
Ә атнасына 6 көн эшләүчеләр/ укучылар өчен, 8 май эш/ уку көне булачак. Шул ук вакытта, белем бирү оешмалары бу көнне, уку планына зыян китермичә, төрле программалар оештырырга мөмкин.