Ветераннарны Татарстан мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Андрей Поминов, мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев котлады. Алар ветераннарга, тыныч күк, җиңүгә керткән көчләре өчен рәхмәт әйттеләр, тазалык-саулык һәм озын гомер теләделәр. Хөрмәт билгесе итеп, ветераннарга истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.
Министрлыкның мөхтәрәм кунаклары:
Смирнов Владимир Васильевич. 1924 елның 14 декабрендә туган. 1954 елны чит телләр хәрби итститутын тәмамлаган. Фронтта 1944 елның маеннан 1945 елның май аена кадәр хезмәт күрсәткән. 3 хәрби ордены белән бүләкләнгән: Ватан сугышының 2 дәрәҗәсендәге 2 орден һәм Ватан сугышының 1 дәрәҗәсендәге 1 орден. Моннан тыш, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Венаны алган өчен” хәрби медальләр белән дә бүләкләнгән.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы һөнәри белем бирү идарәсе фән-методик үзәгендә методист булып эшләгән.
Потапов Анатолий Александрович. 1936 елның 17 гыйнварында Югары Ослан районының Зөя авылында (хәзер Яшел Үзән районы) туган. Вьетнамда зинит-ракета гаскәрләрендә сугышкан. “Хәрби батырлык” ордены белән бүләкләнгән. Төркмәнстанда 16 ел хезмәт иткән.
1987-2005 елларда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы башлангыч һөнәри белем бирү шәһәр учрежденияләре бүлегендә инспектор, белгеч булып эшләгән.
Раздрогов Альберт Германович. 1935 елның 9 августында Архангельск өлкәсе, Югары Тойма шәһәрендә туган. 1958 елны хәрби танк училищесын ә 1970 елны Ленин исемендәге хәрби-сәяси академиясен тәмамлаган. 1954-1986 елларны 14 нокталарда хезмәт иткән – Венгрия, Грузия һ.б.
1986 елдан 2006 елга кадәр Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында гомум белем бирү бүлегендә инспектор, белгеч, әйдәп баручы белгеч, әйдәп баручы консультант булып эшләгән.
Җамалиев Ринат Камалович. 1942 елның 17 июлендә Үзбәк ССР Бухар өлкәсе Каракүл шәһәрендә туган. Төркестан, Идел буе, Мәскәү, Себер хәрби өлкәләрендә 31 ел армиядә хезмәт иткән. Хезмәтен Германиядә совет гаскәрләре төркемендә рядовой машина йөртүче булып башлаган. 1998 елдан 2011 елга кадәр министрлыкның технадзор бүлегендә әйдәп баручы белгеч булып эшләгән.
Кунаклар өчен махсус бәйрәм концерты, тәбрикләү сүзләре, бәйрәм өстәле әзерләнгән иде.