Урта һөнәри белем бирү Бөтенроссия һөнәри осталар олимпиадасының республика этаплары уза

2017 елның 5 мае, җомга

Нефтьхимиясе һәм нефть эшкәртү техникумында “Химия технологияләре” һәм “Технология процессларын һәм җитештерүне автоматлаштыру” һөнәрләре буенча Бөтенроссия һөнәри осталар олимпиадасының республика этаплары узды.

Ярышларда Казаннан, Түбән Камадан, Әлмәттән, Яр Чаллыдан 15 укучы катнашты. Биремнәр теория һәм практик өлештән торды. Шул исәптән техник инглиз теле буенча да биремнәр булды.

Жюри составында “Нижнекамскнефтехим” ҖАҖ, “ТАНЕКО” АҖ, “ТАИФ-НК” ААҖ вәкилләре булды.

“Химия технологияләре” номинациясендә 1 урынга Марина Бусова “Нефтьхимиясе һәм нефть эшкәртү техникумы”, 2 урынга Азамат Рәхимов “Нефтьхимиясе һәм нефть эшкәртү техникумы”, 3 урынга Вероника Зәрифуллина “Түбән Кама нефтьхимиясе көллияте” ия булды. Ә “Технология процессларын һәм җитештерүне автоматлаштыру” номинациясендә 1 урынны Артем Салмин “Нефтьхимиясе һәм нефть эшкәртү техникумы”, 2 урынны Николай Сальлев “Нефтьхимиясе һәм нефть эшкәртү техникумы”, 3 урынны Марат Насыров “В.П.Лушников ис. Казан нефтьхимиясе көллияте” яулап алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International