Казанда “Үлемсез полк” акциясе узды

2017 елның 9 мае, сишәмбе

“Үлемсез полк” маршруты Казанның 3 үзәк урамнары аша узды: Карл Маркс, Лобачевский һәм Кремль урамнары. Акциядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм Республика мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге катнашты.

Плокатларны күтәреп, солдатларга дан биреп башкала урамнарыннан мәктәп укучылары, студентлар, яшьләр оешмалары вәкилләре һәм Республика халкы узды. Аларның кулларында Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотолары. Полк йөрешендә катнашкан һәркем бабалары тарихы турында сөйли ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International