Чаллы мәктәбе укучысы бөек җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәмгә әзерләнү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, ветераннар белән эшне даими рәвештә, көненә карамыйча үткәрергә кирәк. "Әлеге категориядәге кешеләр аеруча күзәтчелектә. Кызганычка каршы, ел саен 10 меңләп кеше бу дөньядан китә, ветраннарыбыз саны кими".

"Безнең төп бурычыбыз - сугышта катнашучылар, тылда хезмәт итүчеләр турында истәлекне алдагы буеыннарга сакалап калу", - дип белдерде ТР Президенты.

Төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда 54 мең 844 ветеран һәм тол калган хатыннары яши, шулай ук 2553 сугышта катнашучы һәм сугыш инвалиды яши.

Шулай ук, утырышта Яр Чаллы 20 урта мәктәп укучысы, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активисты Булат Зәгыйдуллин чыгыш ясады. Аның бабасы Минаев Нурулла Минай улы 1942 елны Ленинградны яклап вафат булган. Булат: “Автошәһәрдә 39 ел рәттән, ел саен 1нче пост янында укучылар хәтер вахтасын алып бара”, - дип сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International