Республика мәгариф һәм фән министрлыгында видеоконференс элемтә аша киңәшмә узды

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан - укытучы һөнәренең абруен яклы торган регионнарның берсе булып тора. Республикада педагогларның осталыкларын үстерүгә зур игътибар бирелә: өстәмә белем бирү оештырыла, грантлар булдырыла, квалификацияләрен күтәрү осуллары яңара, һөнәри осталык бәйгеләре уздырыла.

Бүген Республика мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова 2017 елда каралган грантлар турында сөйләде. Алар рәтендә “Иң яхшы методист”, “Татарстан Республикасы иң уңышлы мәктәбе”, “Безнең иң әйбәт мәктәп директоры”, “ТР территориясендә урнашкан интернат тибындагы сәләтле балалар өчен оешмаларга ярдәм итү”, “Безнең яңа укытучы”, “Сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен гомум белем бирү учреждениясенең иң яхшы педагогы”.

Грантларның төп максаты – иң яхшы педагог, мәктәп директорын, мәгариф бүлекләре җитәкчеләре урынбасарларын ачыклап, ТР белем бирү сыйфатын үстерү.

Грантлар турында тулырак мәгълүматны ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында “Программалар, проектлра һәм чаралар” бүлегендә карап була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International