Өстәмә белем бирү грантларына старт игълан ителде

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима 2017 ел грантлары турында сөйләде. Алар рәтендә “Балаларга өстәмә белем, тәрбия бирү өлкәсенең иң яхшы эшчесе”, “Өстәмә белем бирү оешмасының иң яхшы директоры”, “Өстәмә белем бирүнең иң яхшы методисты”, “Иң яхшы педагог-оештыручы”, “Белем бирү бюджет дәүләт оешмасының иң яхшы педагог психологы”, “Өстәмә белем бирүнең иң яхшы педагогы”.

Шулай ук, министр урынбасары 15 май көнне узачак гаилә көне турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, әлеге бәйрәмнең максаты – гаиләне ныгытуга ярдәм күрсәтү, балаларны гаилә, рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә тәрбияләү. Бу көнне белем бирү оешмаларында төрле чаралар оештырыла: “Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре дәресләре”, иҗадый эшләр бәйгесе, спорт ярышлары.

Моннан тыш, Лариса Сулима Бөтенроссия мәктәп чыгарылышлары мәсьәләсендә аерым тукталды. Бәйрәм тантаналарын 23, 24 июнь көннәрендә уздыру планлаштырыла. Мәктәпне тәмамлаучылар интернет челтәрләрендә #МойВыпускной хэштегы астында берләшә алачак. Шулай ук, “Режиссер бул” бәйгесе дә уздырылачак. Бәйге нәтиҗәләре июнь уртасында билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International