Фәрит Мөхәммәтшин: "Тәрбиягә бала алучылар - олы йөрәкле кешеләр"

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Бүген халыкара гаилә көнендә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ятим балаларны тәрбиягә алган 80 гаилә белән очрашты. Татарстанда тәрбиягә бала алган 1513 гаилә исәпләнә. Аларның 300 е күп балалы гаилә булып санала. Бу гаиләләрдә барлыгы 2907 бала тәрбияләнә. Республикада тәрбиягә бала алучы гаиләләр институтының ныклы эшләве нәтиҗәсендә, дүрт балалар йорты ябылган.

Тәүге мәртәбә республика парламентында узган очрашуга ятимнәрне тәрбияләүче 80 гаилә чакырылган иде. Җыелганнарны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара гаилә көне белән котлады. Бу көн ел саен 15 майда билгеләп үтелә. 

ТР Дәүләт Советы Рәисе ассызыклаганча, Татарстанда хакимият органнары тарафыннан гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, ТР Президенты кушуы буенча тәрбиягә инвалид-бала алган гаиләләргә бер мәртәбә 200 сум күләмендәге акчалата ярдәм бүлеп бирү мәсьәләсе хәл ителә. 

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, өч ел эчендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар саны 36 процентка кимегән. Әйтик, 2014 елда аларның саны 785 булса, 2016 елда 567 ятим бала теркәлгән. "Тәрбияләү оешмаларындагы ятим балалар 20 процентка азайган. 2014 елда 613 бала тәрбиләнсә, 2016 елда 485 бала булган. Бары соңгы ике елда дүрт балалар йорты ябылган ", – дип билгеләп үтте ул. 

"Безгә тәрбигә ятим бала алучы ата-аналарның абруен ныгытуның яңа формаларын эзләргә кирәк ", – дип мөрәҗәгать итте ул чарада катнашучы депутатларга.

- Тәрбиягә бала алган гаиләләр олы йөрәкле кешеләр. Алар картлыкларын уйлап, үзләренә иптәш булсын дип кенә бала алмый. Монда күпкә көчлерәк хис. Алар Алла кушкан эшне үтиләр. Мондый гаиләләрдә аерылышу очраклары да юк. Оясында нәрсә күрсә, очканында шул булыр, диләр. Гаилә җылысын бернинди приют та, мәктәп, училище да алыштыра алмый. Гореф-гадәтләр, нәкъ менә гаиләдә саклана,- диде Фәрит Мөхәммәтшин. Бары безнең Татарстанда гына гаиләләрнең шундый нык булуына басым ясады ул. 

- Европа илләрендә балигъ булгач, бала гаиләдән аерылып чыга. Ике арада аралашулар сирәгәя. Әни белән баласы ресторанда очрашсалар да, һәрберсе өчен аерым түли. Ә бездә ничек? Балалардан хәбәр килми торса да, хатыным борчыла башлый. Балаларны, оныкларны шатланып көтеп аласың, шатланып озатасың да. Чөнки бөтен өйнең өсте аска килә. Ничә яшьтә булсалар да, бала безнең өчен бала булып кала, - диде елмаеп Фәрит Мөхәммәтшин. “Җәмгыятьнең төп нигезе булган гаиләләрне сакларга кирәк”, - дип төгәлләде ул чыгышын.

Очрашуда балалар тәрбияләүдә аеручы зур уңышларга ирешкән гаиләләргә,  балаларны  гаиләләргә бирүне аеруча оста оештыручы җаваплы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International