Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев Югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждения студентлары Казан мәктәпләрендә практика үтү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Биредә Ш.Мәрҗәни исемендәге №2 гимназия директоры Кәмәрия Хәмидуллина, №122 гимназия директоры Ольга Тигина, №102 гимназия директоры Ирина Бакова, №155 татар гимназиясе директоры Наиль Фазылов, №85 урта белем бирү мәктәбе директоры Ринат Хәйбуллин, №23 урта белем бирү мәктәбе директоры Альбина Шакирҗанова, №90 гимназия директоры Гөлсинә Закирҗанова, М.И.Мәхмутова исемендәге №116 лицее директоры Гөлсирин Мөхәмәтҗанова катнашты.