“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Республика һөнәри белем бирү оешмалары укучылары Спартакиадасы кысаларында Алабуга политехника көллиятендә Көрәш буенча финал ярышлары узды.
Биредә Татарстан һөнәри белем бирү оешмаларыннан 204 укучы катнашты.
Финал нәтиҗәсендә җиңүчеләр булып Әлмәт политехника техникумы укучылары танылды. 2 урынга Казан педагогик көллияте, ә 3 урынга Казан энергетика көллияте укучылары лаеклы булды.
Ярышларның ачылу һәм ябылу тантанасында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе беренче урынбасары Марс Сафин һәм Алабуга политехника көллияте директоры Светлана Соколова катнашты.