Яр Чаллы 35 һәм 31 мәктәпләрендә “Президент спорт ярышлары” бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалы узды. Монда Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорск, Азнакай, Арча, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яр Чаллы, Казан гомум белем бирү оешмаларыннан 200 укучы катнашты. Ярышларның баш судьясы – Терентьев В.К.
Ярышларның ачылу һәм ябылу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министрлыгы балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Ж.В.Соркина, Россия җиңел атлеткасы, Пекинда узган Олимпия уеннары җиңүчесе, атказанган Россия спорт мастеры Г.И.Галкина-Самитова, “Лето” балаларны һәм яшьүсмерләрне сәламәтләндерү, ял иттерү һәм мшгүльлек оешмасы буенча Республика үзәге директоры, дзюдо буенча Россия спорт мастеры Р.Ш.Муратшин, Яр Чаллы мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе В.Х.Харисов катнашты.
Җиңүчеләр:
1 урын – Казан шәһәре Совет районы Советлар Союзы герое С.А.Әхтямов исемендәге 121 лицей;
2 урын – Бөгелмә муниципаль районы 6 урта гомум белем бирү мәктәбе;
3 урын – Яр Чаллы шәһәре 35 урта гомум белем бирү мәктәбе.
Җиңүчеләр 7-28 сентябрь көннәрне узачак Президент спорт уеннарының Бөтенроссия этабында Татарстан данын яклаячаклар.