Татарстан командасы – республика ара мәгариф хезмәткәрләре туристик җыены җиңүчесе

2017 елның 16 мае, сишәмбе

“ТатЧуМара” Татарстан Республикасы, Чуваш Республикасы, Марый Республикасы мәгариф хезмәткәрләре арасында туристик җыен Чебоксар шәһәренең Варламовка елгасы ярында узды. 4 регионнан 24 команда көч сынашты: Татарстаннан – 10 команда, Чуваш Республикасыннан – 11 команда, Марыйдан – 2 команда, Киров өлкәсеннән – 1 команда.

3 көн дәвамында туристик җыенда катнашучылар арасында 8 ярыш һәм бәйге узды: экологик туристик маршрут, җәяү йөрү дистанциясе, туристик поход, су дистанциясе, танып белү һәм иҗади бәйге программалары.

Ярышларның барлык этаплары тәмамлангач, командаларны бүләкләделәр.

Гомум зачетта Чебоксар командасы җиңү яулады, 2 урында Йошкар-Ола шәһәре командасы, 3 урында Казан шәһәре командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International