Бүген Казан аэрапортында Краснодарда узган “Яшь профессионаллар” V милли чемпионатының Татарстан җиңүчеләрен каршы алдылар.
Кичә, 19 май көнне чемпионатның җиңүчеләре билгеле булды. Татарстан җыелма командасы командалар арасындагы зачетта икенче урында. Республика командалары 16 компетенция буенча беренче урын, 8 компетенция буенча – икенче урын, 7 компетенция бунча – өчен урын яулады.