Ярышларның финалында 60 һөнәри белем бирү оешмаларыннан 360 укучы катнашты. Ачылыш һәм ябылыш тантаналарында Россия Федерциясе Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федерациясе җиңел атлетика буенча танылган тренеры Ольга Павлова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима катнашты.
Ярышлар нәтиҗәсендә алдагы җиңүчеләр билгеләнде:
Авыл зонасы:
1 урын – Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте;
2 урын – Сарман аграр көллияте;
3 урын – Буа ветеринар техникумы.
Шәһәр зонасы:
1 урын – Әлмәт политехника техникумы;
2 урын – Казан энергетика көллияте;
3 урын – Казан педагогика көллияте.