Соңгы 15 ел эчендә Татарстанда тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә тотылган чыгымнар уннарча тапкыр арткан һәм 12 милллиард сумнан артып киткән. Бу хакта бүген, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Фән һәм мәгариф советының беренче утырышында ресбпублика лидеры Рөстәм Миңнеханов җиткерде.
"Куәтле фәнни-техник потенциал, үсеш алган җитештерү аппараты белән беррәттән, Татарстанның көндәшлек өстенлеге булып тора. Хәзерге вакытта республика территориясендә 120 фәнни оешма эшли. Алар саны буенча без Идел буе федераль округында лидерлык позициясен алып торабыз. Ил күләмендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердлау, Мәскәү, Новосибирск өлкәләреннән калышабыз.
Татарстан Президенты фәнни һәм фундаменталь эзләнүләрне тәэмин итүнең уңышын да билегәп китте. "Соңгы 15 ел эчендә тикшеренүләр һәм эшләп чыгару өчен барлык чыгымнар күләме ун тапкырга үсте һәм 12 миллиард сумнан артып китте, - дип белдерде ул. - ВРП структурасында фән өчен чагыштырма чыгымнар буенча республика Россиянең уртача күрсәткеченнән сизелерлек калыша: 1,1 каршы 0,73".