Энгель Фәттахов: Сыйфатлы белем бирмәсәк, республикабызның киләчәге юк

2017 елның 9 июне, җомга

Сыйфатлы белем бирмәсәк, республикабызның киләчәге юк. Татарстан республикасы Премьер министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов журналистларга шул хакта белдерде.

Искәртеп үтик, Апаста Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе - һөнәри белем бирү үсешенең актуаль мәсьәләре буенча республикакүләм киңәшмә уза.

Министр һөнәри уку йортларының тиешле таләпләргә туры килмәгәннәрен ябарга кирәк, дип саный. "Һөнәри уку йортлары күп иде, 100 дән артык. Әкренләп, булыр-булмасларыннан котыла барабыз, булырдайлар гына кала. Аларда матди-техник база да, укыту сыйфаты да бар. Безгә яхшы әзерлекле кадрлар кирәк", -  диде ул пленар утырыш ачылышында.

Журналистларга интервьюсында да министр уку йортларының сыйфатын яхшырту кирәклеген белдерде.

"Беләбез, соңгы арада бу хәрәкәт алга китте. Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатына әзерләнәбез. Аннан гына түгел, тормыш таләбе дә бар. Әгәр республикабыз алга китсен, дисәк, беренче урында, әлбәттә, кадрлар тора. Ә кадрларны бүген көн үтсенгә генә әзерли торган вакыт түгел. Без халыкара таләпләргә туры килә торган кадрларны әзерләргә тиеш. Шулай булгач, без сыйфатлы белем бирергә тиеш. Шулай итмәсәк, республикабызның киләчәге юк", - дип белдерде Энгель Фәттахов.

Ул Татарстанда 20 ресурс үзәге булганлыгын, быел аларның саны 25 кә җитәчәген белдерде. "Ресурс үзәкләренең башында эш бирүчеләр тора. Аның фәлсәфәсе дә шуннан гыйбарәт. Әгәр эш бирүче аның башында тормаса, яхшы нәтиҗә булмаячак. Алар заказ бирүче, алардан башка без аны тормышка ашыра алмыйбыз. Заказ бирүчеләр чыгарылыш курс студентларын кабул итеп алырга тиеш. Узган ел без машина төзү һәм нефть эшкәртү белгечлекләре буенча бу эшне башкардык. Бу елны 6 белгечлек буенча эшләнәчәк. Без чыгарылыш курс студентларына сертификат бирәбез, шуннан соң гына алар производствода эшли башларга тиеш. Таләпләрне заказ бирүчеләр куя, без башкаручылар гына. Заказ бирүчеләр үзләре таләпләрне куймаса, дөрес булмый торгандыр", - дип белдерде мәгариф министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International