«Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә күпмилләтле профиль сменасы үз эшен тәмамлады

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

26 майдан 12 нче июньгә кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә күпмилләтле профиль сменасы эшләде. Биредә Татарстан Республикасы якшәмбе мәктәпләрендә шөгыльләнүче һәм  этномәдәни компонентлы белем бирүче мәктәпләр укучылары ял итте.

«Дуслык» сменасын оештыруның төп максаты төрле милләт балаларын берләштереп, тел, гореф-гадәт, мәдәният белән таныштырып башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт күрсәтү. Смена кысаларында өч төп юнәлештә эш алып барылды: белем бирү, сәламәтләндерү һәм спорт, мәдәни чаралар. 

Лагерьда ял итүче балалар өчен Казан Кремленә экскурсия, Болгар һәм Г.Тукай туган ягы Кырлайга бару, театрлар карау оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International