Казан шәһәре Совет районының “126 нчы гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 2017/2018 нче уку елында “Сәлам!” укыту-методик комплектын белем бирү процессында кулланырга планлаштырган татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары өчен күрсәтмә бирүче семинар уздырылды.
Әлеге чарада 112 татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары И.Р. Мөхәммәтов, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Р.Р.Бәдриева, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү процессында укыту-методик ярдәм күрсәтү секторының әйдәп баручы киңәшчесе Л.А.Гайфуллина, Мәгарифне үстерү иснтитутының башлангыч белем бирү кафедрасы доценты З.И.Җамалетдинова, татар теле һәм татар әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Г.В.Һадиева, милли мәгариф лабораториясе җитәкчесе М.Р.Шәехов, “Сәлам!” укыту-методик комплекты авторлары, Казан шәһәре Совет районының “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 141 нче урта гомуми белем мәктәбе”нең директор урынбасары Ф.С.Фәизова катнашты.
Семинар программасында татар теле һәм татар әдәбиятын “Сәлам!” укыту-методик комплектын кулланып укытуның методологик ягы, башлангыч мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының профессиональ эшчәнлегенең психологик һәм педагогик нигезләре турында мәгълүмат бирү, мастер-класслар үткәрү каралган иде.
И.Р.Мөхәммәтов рус балаларына татар телен өйрәтүдә яңа таләпләр, телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, яңа укыту-методик комплектлар турында сөйләде.
Р.Р.Бәдриева 2017/2018 нче уку елында татар теле һәм татар әдәбиятын “Сәлам!” укыту-методик комплектын кулланып укыту буенча Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының эш планы белән таныштырды.
Семинарда дәреслек авторлары дәреслекнең концепциясе, төзелеше, комплекттагы һәр структур компонентның үзенчәлеген, белем бирү процессында әһәмиятен ассызыкладылар, мастер-класслар күрсәттеләр.
Фәизова Ф.С. рус телле укучыларның коммуникатив компетентлылыгын үстерү буенча системалы эшчәнлек алып бару турында сөйләде.
Семинар азагында барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.