Министрлыкта Калуга өлкәсе делегациясе катнашында киңәшмә узды

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, Калуга өлкәсендә инновацион төбәк буларак, мәгариф системасында, бигрәк тә кадрлар әзерләү өлкәсендә бик күп эшләр башкарыла. "Минемчә, әлеге очрашу мәгариф системасында кадрлар әзерләү өлкәсендә һәм башка мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләрне арттырачак ", - диде ул.

Моннан тыш, Энгель Фәттахов Татарстан Республикасы мәгариф системасы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, республикада 2000 артык мәктәпкәчә белем бирү оешмалары бар, монда 217 мең бала тәрбияләнә, 1400 гомум белем бирү оешмаларында 388 мең укучы белем ала, 50 югары белем бирү оешмаларында 152 мең студент укый. “Соңгы елларда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын төзү программасы буенча 196 балалар бакчалары төзелде, 6 меңгә якын яңа урын булдырылды. Мәктәпләр төзү программасы да бик актив эшләп килә. Аның кысаларында 35 оешма төзелде, - ди министр. – 2012 елдан белем бирү оешмаларын капиталь төзекләндерү программасы актив эшләп килә. 5 ел дәвамында 718 мәктәп ремонтланды. Хәзерге вакытта икенче этап бара: мәктәпкәчә белем бирү оешмалары төзекләндерелә”.

2010 елдан һәрбер укытучы шәхси ноутбук белән тәэмин ителгән. 2016 елны барлык 46 мең ноутбукны яңарту программасы башланды, киләсе елны тәмамлау планлаштырыла. Барлык белем бирү оешмалары Wi-Fi челтәренә кушылган. Электрон белем бирү системасы, “Мәктәп картасы”, “ТР өчен инглиз теле”, “Ана теле” һәм “IT-чемпион” проектлары эшләп килә.

Татарстанда 1000 укытучы катнашында күп кенә грантлар эшләп килә: “Безнең яңа укытучыбыз” (яшь белгечләр өчен), “Өлкән укытучы”, “Укытучы-мастер” (беренче квалификация категориясе укытучылары өчен), “Укытучы-остаз”, “Укытучы-эксперт” (югары квалификацияле укытучылар өчен).

Калуга өлкәсе губернатор урынбасары Николай Калиничев үз чиратында министрлык җитәкчеләренә хезмәттәшлек мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International