Ябылу тантанасы Актаныш районы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында узды. Әлеге смена кысаларында Россиянең 12 субъектыннан һәм Татарстаннан 100 бала ял итте.
Регионара сменасында татар теле, татар халкы һәм Татарстан тарихы дәресләре, мастер-класслар, сәнәгать эшлеклеләре белән очрашулар һәм экскурсияләр оештырылды.